Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, — диләр. Өлкәннәрне кадерләп яшәсәк, аларга игътибар, хөрмәт күрсәтсәк, күңелебезгә рәхәт була. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды да “Тормыш юлы” акциясен тормышка ашырганда ялгыз карт-карчыкларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар күрсәтә.

Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратыла. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.

Булдыра алганча ярдәм итегез!